Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре башланды

Механизаторларга кытлык юк, техникалар да җитәрлек

Районыбызның республикада иң төньягында урнашуын язгы кыр эшләре башлану вакыты белән дә билгеләп була. Быел Татарстанда язгы кыр эшләренә 3 апрельдә керешсәләр, безнең кырларда трактор гөрелтесе бары 14 апрельдә генә ишетелә башлады.

Авыл хуҗалыгы елының иң җаваплы чорларының берсе — язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып «Татарстан», «Дуслык», «Сорнай», «Алга», «Якты юл», «Активист» хуҗалыклары кереште.

— Уҗымнарның күп өлеше яхшы хәлдә. Кышны әйбәт чыктылар, дип әйтергә нигез бар. Җирнең туң катламы калын булмагач, карны да әйбәтләп сеңдерә алды. Ташулар да булмады. Бу бик куандыра, чөнки туфракның дымлылыгы җитәрлек дәрәҗәдә. Явып тора торган яңгырлар да туфракта дым тупланышына уңай тәэсир итә. Хуҗалыкларның барысы да чәчүгә керешеп китәргә әзер. Хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне тукландырырга да, тырмага да чыкты, — ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Ирек Галимов. Аның сүзләренчә, башка елларга караганда язгы кыр эшләре бераз соңга калырга мөмкин икән. Моңа соңгы арада явып торган яңгырлар да тәэсир иткән.

— Бүгенге көннәрдә җылыта башлау белән амбарларны ачып, орлыкларны агулый башлаган хуҗалыклар булды. Һава торышы җылы булмаганлыктан бу эш хәзергә тукталып тора. Чәчү алдыннан, һичшиксез, орлыкларны һава ярдәмендә (воздушно-тепловой обогрев) җылытырга киңәш итәбез, «Сосна», «Дуслык», «Кама», «Якты юл» хуҗалыклары «уятып җибәрү» максатыннан чәчеләсе орлыкны «КЗС» агрегаты аша уздыра башладылар. Бу алым орлыкларның шытымын яхшырта һәм уңышны берникадәр арттырырга ярдәм итә. Һәр нәрсәнең үз вакыты белән баруы хәерле. Алдан чәчкән уңышны май башындагы суыклар харап иткән еллар да булды. Шуңа күрә барысы да үз җае белән барсын иде, дип телибез, — ди баш агроном.

«Дуслык» хуҗалыгы рәисе Николай Колоколов әйтүенчә, механизаторлар кырга 15 апрельдә чыкканнар. Иң беренче эш итеп күпьеллык үләнәрне тукландырырга керешкәннәр. 

— Басулар төрле, шуның өчен кертә торган минераль ашлама күләмен дә басуына карап кулланабыз, кайбер басуга тәэсир итү көче белән исәпләгәндә гектарына — 25, кайберсенә 40 килограмм ашлама кертелә. «Туман» агрегатын 2019 елда ук беренчеләрдән булып алган идек, үз-үзен күптән аклады, анда үз эшен җиренә җиткереп башкаручы Рүзәл Гозәеров хезмәт куя, Сергей Степанов тракторы белән ашламаны ташып тора, Виталий Игнатьев исә төяп тору эшләрен башкара. 17 апрель көнне зяб тырмалавына тотындык — яңгырлар ява башлаганчы 380 гектар җирдә бу эшне башкара алдык. 7 заманча гидравлик тырмабыз бар, аларның икесе 21 метр киңлектә туфракны тырмалап бара ала. Механизаторларга кытлык юк, техникалар да җитәрлек. Көздән 204 гектар мәйданда арыш, 90 гектарда бодай чәчелгән иде, хәзерге вакытта кышлаулары яхшы хәлдә, дип билгели алабыз, тукландыргач, аларның торышы тагын да яхшырыр, дигән өметтә калабыз.

— Бездә, «Татарстан» җәмгыятендә көзге эшләр тәмамлануга ук киләсе ел уңышына хәзерлекләр башлана, шунсыз булмый, чөнки җәмгыятьнең техникасы, җайланмалары бик күп, аларның күбесе әле чит ил маркалы техникалар, аларга кирәк запас частьларны туплар өчен вакыт кирәк, — ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдус Хәкимов. Көзен 200 гектарда бодай чәчтек, хәзергә торышы әйбәт күренә. Яңгырлар башланганчы көзге бодайны өстәмә тукланыдырырга керештек. Зяб тырмасына да чыктык, 260 гектар мәйданда эшне башкара алдык. Тырмалау өчен 7 заманча гидравлик тырма бар, аларның икесе 21 метр киңлектә туфракны тырмалап бара ала, бу эшне күпкә тизләтә. Ашлама кертүдә тәҗрибәле механизаторыбыз Рәфкать Саттаров хезмәт куя. Ул үзенең «Амазон» агрегаты белән көнне-төнгә ялгап эшли, иренми. Өч чәчү комплексыбыз бар, быелгы язгы чәчүдә аларның икесен — «HORSH Pronto 8 SW PPF» чәчү комплекслары файдаланырбыз, дип торабыз.

Табигать шартлары уңай килгәндә, эшне ике сменалы итеп, нәтиҗәле оештырырга уйлыйбыз. Бер чәчү комплексына тырыш механизаторларыбыз Рөстәм Әшрафҗанов һәм Илшат Һидиятов, икенчесендә Юрий Иванов белән Рузил Ильин беркетелгән. Ашламаларны сөрү җирләренә көздән дә керттек, гомумән алганда тәэсир итү көче белән исәпләгәндә һәр гектарга 105 килограмм ашлама куллануны күздә тотабыз. Механизаторларыбыз кукуруз игүгә дә зур җаваплылык белән карыйлар. 700 гектар мәйданда кукурузны силоска дип, 400 гектарында орлыкка чәчәргә уйлыйбыз. Моның өчен югары җитештерүчән «HORSH Maestro», «KUHN Pianter» маркалы чәчкечләребез әзерлек сызыгында.

Районның башка хуҗалыкларында да үз эшенең нечкәлекләрен белеп, җаваплы караучы механизаторларыбыз, белгечләребез язгы кыр эшләренә күтәренке кәеф, тыныч күңел, эшкә дәрт белән тотындылар. Игенчеләребезгә уңышлы һава шартлары килеп, технологияләрне саклап, заманнан артта калмый, алгы көннәргә якты өметләр баглап тагын да уңышлырак эшләргә, намус белән тырышып башкарган хезмәтләренең бәрәкәтен күрергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев