Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Мәсхүт Гарипов: “Чәчтем дә, эш бетте түгел”

- Чәчүлекләрне аны сабый бала баккан кебек карарга кирәк. Яхшы бала үстерәм дисәң, гомер буе тәрбия белән шөгыльләнергә кирәк бит. Бу очракта да шулай, басу-кырлар мул уңыш бирсен дисәң, чәчтем дә, эш бетте дип кул селтисе түгел, кырдан кайтып керми, бөтен агротехник чараларны үзвакытында үтәп барырга кирәк, - ди район...

Мәсхүт абыйның мондый кискен чагыштырулар китерүе тикмәгә түгел, бу көннәрдә идарә белгечләре, дүрт төркемгә бүленеп, район хуҗалыкларында чәчүлекләрнең торышын тикшерде.

- Шөкер, иртә язда бик куркыткан көзге культуралар матур гына үсеп, ныгып китте. Вакытында тукландырулар нәтиҗәсез калмады. Шулай ук язын чәчелгән басулар да күзгә күренеп күтәрелә, шунлыктан аларны тәрбияләү беренче чираттагы бурыч. Яфрактан тукландыру, чүп үләннәргә каршы көрәшне параллель алып барырга кирәк. Бозып чәчә торган басуларның күп булмавы, өлгермәгән участокларның зур-зур массивлар булуы, эшләүчеләргә әлләни кыенлык тудырмады, алар барысы да тәртипләп бетерелде инде. Ә менә кукуруз басулары бүген дә борчылырга нигез бирә, тишелеше дә, үсеше дә әлегә канәгатьләнерлек түгел. Кайбер урыннарда тирәнрәк күмелгән, кайбер очракларда сатып алынган орлыкларда гаеп бар, иртәрәк чәчүчеләр дә уңмады, - ди ул, әлеге рейд-тикшерүләрне гомумиләштереп.
- Иң сөендергәне "Кызыл юл" басулары. Биредә барысы да тәртиптә, тишелеш тә яхшы, басу юллары да бер дигән, игенчелек культурасы дигән әйбер күзгә бәрелеп тора. Шулай ук кукуруз басуларының да, орлыкка дигәне дә, яшел массага дигәне дә - 450 гектардагы ун кишәрлекнең унысы да соклана торган! Тәҗрибәләре дә бар, эшкә мөнәсәбәтләре дә бүтән. Башка культуралары, язгы-көзге уҗымнар да "сөбханалла" дия торган. Җиренә җиткереп, бөтен шартын туры китереп эшләгәннәр - нәтиҗәсе дә бар. Шулай ук "Арбор" хуҗалыгындагы күпьеллык үлән басулары да күпне вәгъдә итә. Биредә элекке, үзебезнең ике-өч компонентлы катнашмаларга өстенлек биргәннәр. Үткән гасырның сиксәненче елларында "Якты юл"ның ул чактагы рәисе Хәмит ага Гәрәев керткән яңалык иде ул. Берничә төрле культураны, әйтик, люцерна белән клеверны, печәннең берничә төрен бергә кушып чәчкәндә, уңышка ышаныч һәрчак кала - берсе уңмаса, берсе уңа дигәндәй. Ә без соңгы елларда чит илдәгечә дип, люцерна икән, люцерна, клевер икән, клевер гына чәчүгә өстенлек бирә башлаган идек. "Арбор"ның катнашмалы үлән басуларын күреп, үзебезнең алымнар да начар булмаган икән бит дисең.
Фото: fermer.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250