«Яңа тормыш» хуҗалыгыннан терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы Газинур Закиров Марий Эл республикасындагы «Клёновая гора» санаториясенә барырга җыена.
Юлламаны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты биргән. Газинурның ялы 22 октябрьдан башланачак.
Ноябрь аенда 1979 елдан бирле «Татарстан» хуҗалыгында сыер савучы булып эшләүче Кадрия Әшрафҗанова да шушында барып сәламәтлеген ныгытып кайтачак.Аңа да юллама авыл хуҗалыгы профсоюзларының республика комитетыннан бушлай бирелгән.
Профсоюз оешмасы булган һәм анда әгъза булып торучыларга санаторияләргә, ял йортларына ташламалы юлламалар еш бирелеп тора, ди авыл хуҗалыгы профсоюзларының район комитеты җитәкчесе Хәлим Рәхимуллин
Фото: http://newcountries.ru
Нет комментариев