Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Смәел»леләр урак экваторын узды (фото)

«Смәел» басуына килүебезнең төп сәбәбе - «Нива» комбайнында эшләүче Раушан Фазылҗановка сертификат тапшыру иде.

Раушан яшь булуына да карамастан, үзенең тырышлыгы белән хөрмәт казанырга өлгергән инде. Аңа алмашка энесе Фидаил үсеп килә. Әлегә ярдәмче генә булып эшләсә, берничә елдан үзе дә штурвал артына утырыр ул. Алардан тыш Дамир Фазылҗанов белән Илшат Гыйматдинов, Николай Осипов белән улы Олег, Владимир Алпутин белән энесе Александр да тырыш хезмәтләре белән матур күрсәткечләргә ия булып торалар. Комбайнчылар бункерлары тулуга «мигалка»ларын кабызалар һәм шуны гына көтеп торган шоферлар: Рифат Фазылов, Мансур Хаҗиев, Илдус Галимуллин алар янына ашыгып, бөртеклеләрне ыныдр табагына илтәләр.

75 гектарлы басуда арпа сугуда эшли иде комбайнчылар без килгән көнне, уртача уңыш «Вакула» сорты 27 центнерны бирсә, «Нур» дигәне 35не биргән. Җирләр вакытында эшкәртелеп, көзге чәчүгә кадәр ял итеп торалар. Хуҗалыкка арыш бирергә җыеналар, әзрәктән башка төр бөртеклеләргә дә вакыт җитәр, ди җәмгыятьнең баш агрономы Тәбрис Зәкиуллин.
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B