Терлекчелеккә игътибарны киметмик
Нинди генә ел фасылы, табигать шартлары, әһәмиятле хуҗалык эшләре булмасын — терлекчелек, бигрәк тә сөт җитештерү районыбызда иң мөһим тармак булып кала
Нинди генә ел фасылы, табигать шартлары, әһәмиятле хуҗалык эшләре булмасын — терлекчелек, бигрәк тә сөт җитештерү районыбызда иң мөһим тармак булып кала. Әйе, сөт җитештерү киеренке эш таләп итә. Киеренке, дип әйтәбез, чөнки бу өлкәдә тиешле эш һәр көнне җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш. Шулай эшләмәгәндә, булган-булмаган сәбәпләр табу, кемгәдер әйләндереп калдыру һәм кемнәндер гаеп эзләү дә тиешле нәтиҗәне бирмәячәк, чөнки сөт җитештерүдә бер көндә жибәрелгән ялгышларны төзәтү өчен кимендә өч-дүрт көн вакыт кирәк. Алай гына да түгел, бүген нидер эшләнмәсә, яисә җиренә җиткереп башкарылмаса, аның тискәре нәтиҗәсе айлар үткәч тә үзен күрсәтә.
Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, урында терлекчелек өчен турыдан-туры җавап бирүче белгечләр катнашында биш айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә нәкъ шушы юнәлештә барды. Төп саннар үсештә булса да, бу тармакта артка сөйри торган кимчелекләр һаман яши бирә.
Район буенча күмәк хуҗалыкларда 45943 баш мөгезле эре терлек бар, бу алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 472 башка артык. «Кама», «Татарстан», «Активист» хуҗалыкларында 293-253 баш терлекне арттыра алдылар. Шул ук вакытта бу мәсьәләгә бармак аша караган хуҗалыклар бар. «Игенче», «Дуслык», «Сорнай», «Арбор», «Алга», «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда алдагы елның биш ае белән чагыштырганда 34 — 247 баш терлек ким. Димәк, бер-берсенә бәйләнгән бозау алу, яшь терлекләрнең сакланышы, аларны тәрбияләү, көтүгә үзебездә үстерелгән таналарны кертү һәм алардан бозау алу, соңгы нәтиҗә — сөт җитештерүне арттыру максатына ирешү авыр булачак.
Сөт җитештерүгә килгәндә, ул биш айда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5714 тоннага артык. Районның 14 хуҗалыгы сөтне узган елга караганда күбрәк җитештерделәр. Хуҗалыкларның үзләренә алган йөкләмәләрен үтәү тигез бармый. Бүгенге көндә бары 7 — «Дуслык», «Маяк», «Сорнай», «Сосна», «Якты юл», «Активист», «Труд» хуҗалыклары сөт йөкләмәсен үтәп бара.
Хуҗалыкларда биш айда мөгезле эре терлек ите җитештерү алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 180 тоннага артык булды. Әмма 4 хуҗалык бу мәсьәләдә чигенеш ясады. Сөт һәм ит заданияләрен «Дуслык», «Сорнай», «Активист» һәм «Труд» хуҗалыклары гына үтиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев