Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимирязев хуҗалыгында печән өләштеләр

Тимирязев хуҗалыгында бер эшләүчегә 3әр рулон исәбеннән печән өләшенде. Йорт саен кайтарып ук бирделәр.

Гомер-гомергә эссе җәйдә янып-пешеп, иртә таңнан кичкә кадәр басудан печән җыеп алып кайта торган идек. Җирәбә сикертеп, таяклап бүлеп биргәннәрен көтә-көтә төш вакыты җитә. Печән җыешырга кешесен табарга, тамак ялгар өчен сумкасы белән ашау тутырып алып барырга, печән алып кайтыр өчен техникасын белешергә кирәк иде. Печән яңгыр астында калган вакытлар да булды. Начар җир эләгеп, печәнсез калган еллар да истә. Райондагы башка хуҗалыкларда: "Печәнне капка төбенә кайтарып аударып китәләр, сезнең кебек җафа чикмибез", дигәннәренә, көнләшеп карый идек. Инде менә үзебездә шундый бәхет. Җитәкчебез Булат Исрафиловка без бик рәхмәтле, барлык эшчеләрне дә тигез күреп, хөрмәт иткәне өчен күңелләребез булды. Мондый игелекле гамәле дәвамлы булсын, дип шалтыраттылар җәмгыять хезмәтчәннәре.

erid: 2VtzqumtM4F

Фото: http://45.img.avito.st/1280x960/855237845.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B