Уйлагач, булдыралар бит. Әнә, этикеткасына кадәр бар!
Авыл хуҗалыгы

Уйлагач, булдыралар бит. Әнә, этикеткасына кадәр бар!

Нормадагы бер кибеткә кергәч, матур этикеткалар ябыштырылган, 1,5 литрлы пластик шешәләргә тутырылган сөтләр игътибарымны җәлеп итте.

Алып укып карасам, үзебезнең районның бер авылында шундый сөтләр тутыралар икән. Бөтен мәгълүматлары да бар. Җитештерүче турында да, сөт турында да. Кызганычка, барысы да русча гына. Их, минәйтәм, татарча “Авыл сөте” дип тә язган булсалар! Әмма барыбер, сокланып-сөенеп куйдым. Менә бит, уйлагач, булдыралар! Базар дигәнең авыл кешесен дә сөттән товар ясап сатарга (товарный вид ясарга!) өйрәтә, димәк. Сатып алуы да күңелле.

Зөләйха Хафизова.  

 


эшмәкәрлек

Нет комментариев