Хезмәт куйсаң, хөрмәте була
Ирек Галимов 2005 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, «Агрономия» буенча югары белемле белгеч булып, үзебезнең районга эшкә кайта
Районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларында белгечләребезнең дә тырыш хезмәте бар. Республикада бу юнәлештә без мактаулылар икән, димәк, һәркем үз эшен җиренә җиткереп, тиешенчә башкара.
Шуларны истә тотып, нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Галимов Ирек Фәрит улына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең рәхмәтен белдерде.
Ирек Галимов 2005 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, «Агрономия» буенча югары белемле белгеч булып, үзебезнең районга эшкә кайта. «Борнак» хуҗалыгында биш ел баш агроном булып эшләгәч, аны үсемлекләрнең Балтач «Россельхозцентр» үзәге җитәкчесе итеп билгелиләр. 2019 елдан ул Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш белгеч-консультант булып эшли башлый. Районыбызда игенчелек тармагын үстерүдә күмәк хуҗалыкларның баш агрономнары, җитәкчеләре белән уртак тел табып, тырышып хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев