Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Яшь агачларны саклау өчен кәүсәләрен төрергә кирәк

Моның ысуллары күп

Кайбер бакчачылар судан бушаган пластмасс шешәләр куллана. Моның өчен шешәнең төбен һәм авызын кисеп ташлыйлар һәм буйга кисәләр. Кәүсәгә берничә шешә кидертеп, бакыр яки алюмин чыбык белән чорнап куялар. Иске капрон оеклар, колготкилар белән чорнаучылар да бар. Кәүсәгә ылысларын аска каратып чыршы ботаклары бәйләргә дә була.
Минем өчен иң ышанычлы һәм сыналган ысул — рубероид (толь) белән төрү. Рубероидны 0,5 м киңлектә кисәм һәм агачның кәүсәсен бернинди ярык калмаслык итеп 1,5-2 тапкыр чорнап, 3-4 урыннан алюмин чыбык белән бәйләп куям. Кимерүчеләр астан керә алмасын өчен рубероидның аскы өлешен 3-4 см җиргә күмәргә кирәк. Эшләп бетергәч тә яхшылап тикшерегез, кимерүчеләр кечкенә генә тишек, ярыктан да керә ала.Төп шарт — кәүсә белән рубероид арасында 3-4 см ара калырга тиеш.
Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Франс ХӘЛИЛОВ фотосы.

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев