«Безнең илебезнең тынычлыгын яклап яу кырында сакта торучылар белән без горурланабыз».
Чутай мәдәният йортында СВОдан ялга кайткан Газинур Бәхтияров белән очрашу булды. Газинур укучылар һәм студентлар белән аралашты, үзенең кичерешләре белән бүлеште.
«Безнең илебезнең тынычлыгын яклап яу кырында сакта торучылар белән без горурланабыз. Аларга барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Тизрәк тынычлык урнашып Газинурның һәм аның иптәшләренең кабаттан өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез!» дип хәбәр итә Чутайдан үзхәбәрчебез Резеда Сафиуллина.
Нет комментариев