Илдарның батырлыгы чал тарихта мәңге сакланыр!
Норма урта мәктәбендә махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Зарипов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Геройны искә алу һәм аның исемен мәңгеләштерү өчен якыннары чакырулы иде.
Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев та катнашты.
- Илдарның батырлыгы, данлы исеме чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде Рамил Рашитович тантаналы чара вакытында һәм мәрхүмнең туганнары сабырлык теләде.
Нет комментариев