Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Җиңү белән җитәкләшеп, атлый яралы хәтер

«Беркем дә онытылмады!» – дип шөкер итәрлек булсын

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын каршылый
Кечкенә генә Балтач районыннан да әлеге сугышта 12 меңгә якын кеше катнашкан. Шуларның 5981е мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган. Алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Фронттагы батырлыклары өчен 2000 гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229ы медальләр белән бүләкләнгән. 68 хатын-кыз сугыш кырларында чын геройлык үрнәге күрсәтсә, тылдагылар фидакарьләрчә эшләп, Җиңү көнен якынайтуда үз өлешләрен керткән.
1418 көн һәм 1418 төн барган, иң зур югалтулы сугыш булып хәтерләргә кереп калган Бөек Ватан сугышы елдан-ел тарих битләрендә артка чигенә, ераккарак күчә. Ул дәһшәтне кичкән тулы бер буын санаулы гына калып бара. Сугыш ветераннарының, тыл ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя. Әтисез үскән, сугыш елларының бар авырлыгын әле ныгырга да өлгермәгән ябык җилкәләрендә татыган, «әти» дип әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры балалары, шул чор сабыйлары йөрәгендә әле дә төзәлмәгән, мәңгелек яра ул. 27 миллион (бу саннар әле дә тулы түгел диләр) корбаннар, тагын күпме хәбәрсез югалганнар, җимерелгән язмышлар... – бик кыйммәт килде шул ул Җиңү таңы. Менә шуңа күрә дә, нинди генә чор килсә дә, бу сугышка бүген башкача бәя бирергә тырышучылар булса да, бу дәһшәтне онытырга, яуда шәһит киткәннәрне, тән һәм күңел яралары белән кайтып, бернинди хөрмәт, игътибар күрергә өлгерми вафат булганнарны рәнҗетергә хакыбыз юк. Аларны һәрдаим искә алыйк, бүген исән-сау булган санаулы ветераннарыбызга, өлкән буынга тиешле кадеребезне күрсәтик. Үкенечкә калырлык булмасын иде, әнә, соңгы бер елда гына да берничә сугыш ветераныбыз ахирәткә күчте. Бүген нибары дүрт ветераныбыз исән-сау. Шулай ук тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының да инде иң яшьләре сигезенче дистәгә якынлаша, аларга да бу көнне генә түгел, ел әйләнәсе хөрмәтле булсак иде.
Бу көннәрдә ветераннарыбыз яшәгән йорт ишекләре ябылып тормый: хәл белергә, котларга җитәкчеләр, укучылар, туганнары килә. Беренче май ялларына кадәр үк инде районыбызда яшәүче сугыш ветераннарына Татарстан Президентының бәйрәм күчтәнәчләре бирелде, берничә көн үтүгә, район башлыгы Рамил Нотфуллин, кабат ветераннарыбызның хәлләрен белеп, аларга үз исеменнән бүләкләр тапшырды. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын да соңгы елларда бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендерү матур бер традициягә әйләнде. Норма авыл җирлегендә исә быел аларның барысына эшмәкәрләр ярдәме белән пакет тулы тәм-томнар өләшеп, матур бүләк ясаганнар.
Районыбызда яуда калганнарга, тыл ветераннарына төзелгән һәйкәләребез, шөкер, соңгы елларда шактый яңарды, эчтәлеге ягыннан баеды. Төрле программалар нигезендә, авыл эшмәкәрләре, активистлары булышлыгы белән, үзара салым акчаларына аларның елдан-ел матурлана баруы күңелне сөендерә. Әле моннан берничә ел элек кенә газетабызда шушы проблеманы күтәреп, «Һәйкәлләр дә картая икән» дип язган булсак, бүген инде әлеге үзгәрешләргә сөенеп язабыз. Быел, әнә, бәйрәм алдыннан Кенәбаш авылында чираттагы яңартылган һәйкәл ачылачак.
Бәйрәм алды көннәрендә мәдәният йортларында, авыллардагы һәйкәл-обелиск тирәләрендә, спорт мәйданчыкларында күп төрле чаралар үткәрелә. Аларга старт үткән ялларда – район «Сабантуй” паркында бирелде. Бу көнне биредә Май бәйрәмнәре хөрмәтенә эстафета ярышлары үткәрелде. 30 апрель көнне «Хәтер бакчасы” дигән Халыкара акция кысаларында, урман хуҗалыгы фонды территориясенә агачлар утыртылды. 378 мең татарстанлы батырлыгын истә тотып, 378 мең агач үсентесе Хәтер бакчасын яңартты. Алдагы Җиңү көннәрен дә сөенеп каршы алырга, бу көннәрдә башланган игелекле гамәләребезне дәвам итәргә язсын. «Беркем дә онытылмады!» – дип шөкер итәрлек булсын.
Дүрт бөртек кадерле Бөек Ватан сугыш ветераннарыбыз: Нурҗиһан Хөснетдинова, Тәскирә Галимуллина, Гарифҗан Галиев, Гыйльмулла Гыйльванов.

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев