Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

«Хәтер бакчасы» дигән халыкара акция кысаларында агачлар утыртылды

Фидаил Хәйруллин дөрес итеп утыртуны оештырды

30 апрель көнне, «Хәтер бакчасы» дигән халыкара акция кысаларында, урман хуҗалыгы фонды тирәлекләренә агачлар утыртылды. 387 мең татарстанлының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын истә тотып, 387 мең агач үсентесе Хәтер бакчасын тулыландырды. Әлеге эштә яшьләр, волонтерлар, укучылар бик актив катнашты. Урыннарда да агач утырту эшләре оештырылды. Мәсәлән, Арбаш авылында әлеге авыл һәм Карадуган яшьләре белән берлектә 125 төп юкә агачы утыртканнар. «Җирлегебез активисты Фидаил Хәйруллин үсентеләрне алып кайту һәм дөрес итеп утыртуны оештырды. Узган ел Карадуган авылында утырткан идек», – дип хәбәр итәләр безгә. 

Сайт укучыбыз фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев