Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Лилия Гарифуллина: «Минем өчен мәңге Яшь бабай булган сугыш ветераны, тыныч йокла!» (фото)

Лилия 2018 нче елдан башлап җиңү көне якынлашкан көннәрдә мәрхүм бабайсына хат яза.

Яшь бабай, быелгысы алтынчы хатым икән. 2018 нче елдан башлап язылганнарын барысын да кире укып чыктым... һәм беләсеңме, нәрсә? Син һаман да үзеңнең корт бакчасында йөрисең кебек тоела...

Алтынчы хат... Яшь бабай, без бит хатларны быел чынлап та яздык. Аларны синең кебек сугышчылар укый. Ай, авыр сугыш кырындагыларга хат язу, исәнме, дисәң дә, хәлең ничек дисәң дә рәнҗеткән кебек. Сугыш кырында хәл әйбәт була аламы соң?

Яшь бабай, мин ел саен сине үземә яңа яктан ачам. Бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы киявебез Володя аша синең 17 яшьтә, яшеңне арттырып әйтеп сугышка киткәнеңне, разведчик булганыңны, 1944 нче елда фашистны пленга алганыңны, бераз соңрак янәшәдә миңа шартлап яраланганыңны, Казан хәрби госпиталенннән запаска озатылганыңны белдек. Болар турында син исән чакта аның белән сөйләшкән булгансың. Володя үзе дә сугыш кичкән егет буларак сине бик хөрмәт итте, хәзер дә олылап телгә ала. Бүгенге көндә ул үзе дә сугыш кырында, син аны саклап һәм яклап йөрт, ярыймы, Яшь бабай... Аның әле кызларын аякка бастырасы, чәчәк шикелле тормыш иптәшен бәхетле итәсе бар...

Эх, Яшь бабай, аңладык без тынычлыкның кадерен. Уллары булганнар, ирләрен озатканнар ныграк аңлый. Үз улым син сугышка киткән яшьне узды... Әле янда булып йөрәк авырта. Синең әниеңнең йөрәге, 17 яшьлек улын сугышка озатканда ничек чыдады да, кайтып күренгәч, ничек түзде икән? Кечкенә генә, учка сыярлык кына аналар йөрәгендә тау кадәр көч барлыгы, улларын сугыш кырына озаткан аналарның күзләрендә сабырлык, түземлек булып чагыла, иреннәреннән дога булып агыла... «Саклап йөрт...»

Яшь бабай, елга бер тапкыр булса да менә шулай сине хөрмәтли алуыма, башкалар белән янәшә #Үлемсезполк сафында торганда горурланып басып торырга, булганың, батырлыгың, тормышта дәвам калдырганың өчен мең рәхмәт, соң булса да рәхмәт... Бал белән чәй эчергәнең өчен рәхмәтне йөз әйткәнмендер, әмма горурланырлык исем калдырганың өчен рәхмәт әйткәнем юк әле...

- Каяле, Гаршия, бу матур кызга бал белән чәй эчерт...

Колакка тагын шушы сүзләр ишетелә, күз алдында тагын син- бакчадан менеп киләсең... 

Матур кызга да кырык дүрт тула, Яшь бабай, син генә һаман яшь... Минем өчен мәңге Яшь бабай булган сугыш ветераны, тыныч йокла, искә алуым дога булып барсын...

Мин бу хатларымның киләчәк буынга тарих булып калуын телим...

#МойГеройМояСемья

Лилия Гарифуллина,

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья