Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

15 май көнне Алан авылы клубында «Әти, әни һәм мин — иң төз атучы гаилә» патриотик уен-викторина узган

«Чарада катнашкан барлык гаиләләргә, Әфган сугышы батырлары, авылдашларыбызга, ФОРПОСТ директоры Фирдинант Шәрифҗан улына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», — дип уртаклашты авыл мәдәният учагы мөдире Лилия Нигъмәтҗанова

15 май көнне Алан авылы клубында Балтач муниципаль районы жәмәгать тәртибен саклау буенча «ФОРПОСТ» яшьләр оешмасы, аның директоры Фирдинант Гыйлемҗанов белән берлектә, «Әти, әни һәм мин — иң төз атучы гаилә» дип исемләнгән патриотик уен-викторина уздырылды. 

Бу чара Ватанны саклаучылар елы, Җиңүнең 80 еллыгы, 15 май — Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган иде. Чарада барлыгы 10 гаилә катнашты. 

Гаиләләр викторинада, пневматик лазерлы ату коралында атып үзләренең көчләрен сынадылар. 

Иң төз атучы гаилә дип Эльмира һәм Рәдиф Мотыйгуллиннар гаиләсе билгеләнде. Икенче урында Гөлнара һәм Айрат Гыйбадуллиннар, өченчедә — Руфинә һәм Илнур Гыймадиевлар, дүртенче –  Рәмзия һәм Рөстәм Кадыйровлар, бишенче — Алисә һәм Раил Сираҗиевлар.

Аларга грамоталар, кубоклар, калган гаиләләргә актив катнашканнары өчен грамоталар тапшырылды. 

Чара авыл үзешчәннәренең матур җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Әниларебезнең оста куллары пешергән пироглар, печеньелар белән кайнар чәй бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. 

«Чарада катнашкан барлык гаиләләргә, Әфган сугышы батырлары, авылдашларыбызга, ФОРПОСТ директоры Фирдинант Шәрифҗан улына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», — дип уртаклашты безнең белән авыл мәдәният учагы мөдире Лилия Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев