Бабаларыбызның хәрби үткәнен саклыйк һәм онытмыйк
Бөек Ватан сугышы – безнең кешелек тарихында иң куркыныч сугыш. Анда егерме миллионнан артык кешенең гомере өзелгән. Сугыш ил тарихына язылып кына калмыйча, һәр гаилә елъязмасында аерым бер бүлек булып тора. Һәр гаиләнең диярлек бу сугыш белән бәйләнеше бар. Бөек Ватан сугышы – минем гаиләмнең язмышында да вакыт белән сөртелмәгән эз ул.
Бөек Ватан сугышы – безнең кешелек тарихында иң куркыныч сугыш. Анда егерме миллионнан артык кешенең гомере өзелгән. Сугыш ил тарихына язылып кына калмыйча, һәр гаилә елъязмасында аерым бер бүлек булып тора. Һәр гаиләнең диярлек бу сугыш белән бәйләнеше бар. Бөек Ватан сугышы – минем гаиләмнең язмышында да вакыт белән сөртелмәгән эз ул.
Минем бабам – Семен Емельянович Емельянов 1921 елның 15 августында Югары Субаш авылында гади крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда Чепья район военкоматыннан Кызыл Армия сафларына алынган. Казан югары артиллерия команда училищесында авиация полкына хәзерлек курслары үткән һәм 1941 елда сугышка киткән.
Бабам безне – онык-ларын бик яратып, кадерләп кенә үстерде, балачагыбыз да аның белән бик бәхетле үтте. Ул безне циркларга, кинотеатрларга йөртте, татлы ризыклар белән сыйлады. Без нәниләр җыелып, бабамның сугыш истәлекләрен тыңларга ярата идек, гәрчә бу турыда аңа сөйләргә кыен булса да.
1942 елда бабай хәрби самолетта очкан. Ленинград блокадасы вакытында ашарга капчыклар белән ризыклар ташырга да туры килгән аңа. Ул мизгелләрне еламыйча гына сөйли дә алмый иде бабам.
1943 елда бабамны старшина итеп билгелиләр һәм аңа яшерен материаллар ышанып тапшыралар. Ул «Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.
1945 елда Япония белән сугыш башлана, бабайны Япониягә җибәрәләр. Ул һөҗүм башланган вакытта Кызыл Армия гаскәрләренең саны дошманныкыннан шактый артыграк булганын да сөйләде. Танклар, артиллерия, минометлар, самолетлар саны буенча совет гаскәрләре японнардан өстен иде, дия иде. Бабамның мондый бөек вакыйгага катнашы булуы, батырлыгы белән бик тә горурланам! Кешеләр куркыныч тарихи хаталар ясамас өчен үз тарихын белергә һәм истә тотарга тиеш. Безнең гаилә бабаларыбызның хәрби үткәнен саклый һәм онытмый.
Гүзәл Фәттахова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев