Балтач егет-кызлары «Үлем үзәнлеге»ндә ике атналык экспедициядә катнаша
33 ел эчендә «Кар десанты» 347 солдатның сөякләрен табып, Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылындагы «Туганнар каберлеге»нә җирләнгән
Кукмара аграр колледжының «Кар десанты» эзләү төркеме апрель ахырында сугыш үткән җирләргә — Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы «Үлем үзәнлеге»нә ике атналык экспедициягә кузгалган.
Экспедициянең максаты – илебез тынычлыгы өчен ятып калган батырларны эзләү, аларның тарихын ачыклау. 2024 елда экспедиция составында көллият студентлары Чепьядан Регина Гафиуллина катнашса, быел исә өч райондашыбыз Бөрбаш Сәрдегәннән Айгөл Фәтхуллина, Смәелдән Юныс Әхмәдиев, Түбән Кенәдән Булат Камалиев катнаша.
33 ел эчендә «Кар десанты» 347 солдатның сөякләрен табып, Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылындагы «Туганнар каберлеге»нә җирләнгән. Шуларның алтысының исем-фамилиясе ачыкланган.
Солдат сөякләре табылган урыннарга эзләүчеләр агач үсентеләре утыртып, тирәсен таш белән әйләндереп алалар. Исем, фамилияләре ачыкланганнарга истәлек такталары урнаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев