Балтач мәктәбе укучылары «Солдат пилоткасы» ясады
Укучылар бәйрәм рухы белән сугарылган тарихи мәйданчыкларда сугыш чорында үзләрен аямый батырларча дошман белән көрәшкән районыбыз кешеләре һәм туган ягыбыз турындагы мәгълүматлар белән танышты
Җиңү көне – һәр гаилә, һәркем өчен дә тарихи яктан иң кыйммәткә олуг Бөтенхалык бәйрәме. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсе Балтач мәктәбе укучылары өчен «Җиңү рухы йөрәкләрдә» исемле тематик программа тәкъдим итте.
Укучылар бәйрәм рухы белән сугарылган тарихи мәйданчыкларда сугыш чорында үзләрен аямый батырларча дошман белән көрәшкән районыбыз кешеләре һәм туган ягыбыз турындагы мәгълүматлар белән танышты.
«Еллар аша китап дәшә» дип исемләнгән мәйданчыкта исә, сугыш чоры һәм аннан соңгы тормышны чагылдырган Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без-41 нче ел балалары» исемле әсәрнең сәхнәләштерү өлешен карап үттеләр. «Солдат пилоткасы»н ясау буенча мастер-класста катнашып, сугыш чорындагы көйләрне танып-белделәр. Әлеге чара яшь буын өчен зур әһәмияткә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев