Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Балтачта көн саен «Батырлар аллеясы»нда яуда ятып калган каһарманнарыбыз истәлегенә чәчәкләр салачаклар

Күркәм чарага Балтач район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре старт бирде

Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз, һәм бу мөһим датага районда ел башыннан ук әзерлек эшләре башланды. 

Әлеге күркәм эшләрне дәвам итеп Балтачыбызда Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә хезмәт коллективлары көн саен «Батырлар аллеясы»нда яуда ятып калган каһарманнарыбыз истәлегенә чәчәкләр салачак.

Күркәм чарага Балтач район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре старт бирде, бу безнең батырларны хөрмәтләүнең һәм истәлекләрен мәңгеләштерүнең мөһим символы булып тора.

Һәр оешма бу матур башлангычны дәвам итәчәк. Бу чаралар безнең тарихыбызны һәм каһарманнарыбызны хөрмәтләүдә мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев