Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Дан» орденына лаек райондашларыбыз

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез

АФАНАСЬЕВ ГРИГОРИЙ АФАНАСЬЕВИЧ

III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

1912 елда Дорга авылында туган. Сәрдек мәктәбендә укып, башлангыч белем ала. Әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә катнашып үсә. Колхоз оешканнан соң беренчеләрдән булып колхозга керәләр. 1934 елда гаилә корып, Урал төбәгенә китә һәм Красноуральск шәһәренә урнашып, шахтада эшли. 1939 елда кабат туган авылына кайтып, колхозга керә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм аның соңгы көннәренә кадәр сафта була. Катлаулы һәм авыр сугыш юлы үтә – ул юлда канкойгыч сугышлар, дүрт мәртәбә авыр яралану, контузия алу... Барлык авырлыкларны лаеклы булып, батырларча кичерә гвардия ефрейторы, укчы Г. Афанасьев. Аның сугыш кырындагы батырлык-лары Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә «Дан» орденнары, күпсанлы медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң кабат туган авылына кайта, озак еллар ветеринария фельд-шеры булып эшли. Үзе турында якты хатирәләр калдырып, 1983 елның 19 декабрендә вафат була.

ГАБДРАХМАНОВ ХӘБИБРАХМАН ГАБДРАХМАН УЛЫ 
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры.

1916 елның 1 февралендә Салавыч авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала, бала килеш авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша башлый. Авылда колхоз оештырылгач, Габдрахмановлар гаиләсе колхозга керә һәм Хәбибрахман колхозда эшли. 1935 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алынып, өч ел хезмәт итә. Хәрби хезмәттән ул кабат туган авылына кайта, колхозда эшләвен дәвам итә. Тик тыныч хезмәттә озак була алмый, акфиннәргә каршы сугыш башлана һәм аны кабат хәрби хезмәткә чакыралар. X. Габдрахманов та шушы сугышларда катнаша. Туган авылына ул 1940 елның ахырында кайта. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану аны кабат игенче хезмәтеннән аера — ул сугышка китә. X. Габдрахманов әлеге сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була, күп катлаулы сугыш операцияләрендә катнаша, берничә мәртәбә яралана. Ватан сугышы фронтларындагы фидакарьлекләре өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан «Дан» орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан сон X. Габдрахманов озак еллар туган авылында терлекчелек тармагында эшләде, тырышлыгы, намуслылыгы белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанды.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны X. Габдрахманов 1998 елның 25 июлендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев