Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Фазыл Камалетдинов - «Дан» орденына ия райондашыбыз

«Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз булса, бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз

КАМАЛЕТДИНОВ ФАЗЫЛ КАМАЛЕТДИН УЛЫ – Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Фазыл Камалетдинов 1909 елда Арбаш авылында туа. Туган авылының башлангыч мәктәбендә белем ала. Колхозлашу чорларында колхозга керә, күмәк хуҗалык атларын карый. Сугыш башланганчы «Кызыл мехчы» артелендә мех теркәүче булып эшли. 1930 елда хәрби хезмәткә алына. Солдат хезмәтен үтәп кайткач та авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. 1941 елның 30 октябрендә Балтач районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнеп, 1942 елның гыйнварында сугышка кереп, 1262нче аерым инженер-сапер батальонында сапер булып хезмәт итә. 1942 елның июль аенда Воронеж фронтындагы сугышларда яралана, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, 1943 елның августыннан Дала фронтында сугыша. 48нче инженер-сапер батальонында сапер була. 1945 елның декабрендә исән-сау килеш туган авылына әйләнеп кайта һәм янәдән Калинин исемендәге колхозда эшләвен дәвам итә, ферма мөдире була.

 

Фазыл әфәнде Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә «Дан», «Кызыл йолдыз» орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

 

Фазыл әфәнде тормыш иптәше итеп Арча районы Мирҗәм авылы кызы Сәйдәне сайлый. Тигез, матур тормышта тугыз балага гомер бүләк итә алар, кызганыч, өчесе кечкенә чакта ук вафат була.

 

– Әти эшкә бик оста кеше иде. Без – балалар кечкенәдән кул арасына кереп, аннан төрле хезмәтләргә өйрәндек, тик әтиебез бик иртә – 57 яшендә гүр иясе булды. Сугышта яралануы, андагы еллар эчендә күргән авырлыклары сәламәтлеген нык какшаткан иде шул. Әтине бик сагынабыз, кечкенә чагыбызда аның Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын аңлап бетермәгәнбез, еллар үтү белән моны аңлап, аның белән горурлану хисе артканнан-артты. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әтиемнең чардуганын да яңартып куйдым, – ди улы Йосыпҗан абый.

 

(Язмадагы мәгълүматлар шәхси архивтан алынды. «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз тагын да булса, бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев