Изге гамәл күңелгә шифа бирә (+ фотолар)
Чапшар авылында сугыш чоры ятимнәренә, сугыш чоры балаларына, тыл ветеранына һәм якыннары махсус хәрби операция зонасында булган егетләрнең гаиләләренә күчтәнәчләр өләшенгән
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган көннәрдә Чапшар авылында сугыш чоры ятимнәренә, сугыш чоры балаларына, тыл ветеранына һәм якыннары махсус хәрби операция зонасында булган егетләрнең гаиләләренә күчтәнәчләр өләшенгән. Бу изге эш Тимирязев исемендәге җәмгыять, Норма авыл җирлеге һәм иганәчеләр ярдәме белән башкарылып чыккан.
— Өлкәннәребез, сөбханАллаһ, сау-сәламәтләр. Күпме михнәт-газап күрсәләр дә, бүгенге көнгә шөкер итеп яшиләр. Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыкларын искә төшерәләр. Аларга карата бүгенге көндә булган хөрмәт һәм ихтирамга сөенеп, бу изге эштә өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрен ирештерәләр, — дип хәбәр итте Чапшар авылы клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев