Комзавод авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды
Бөек Җиңүнең 65 ел еллыгына 2010 елның 27 апрелендә, сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән авыл халкы үз куллары белән авыл уртасына һәйкәл салалар
Комзавод авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
Комзавод авылында хуҗалык саны әз генә булса да юллары төзек, газы, суы кергән. Мәчете гөрләп эшли. Чишмәсе авылга кадәр килгән. Бик тә матур табигатьле , җиләккә бай тау итәгендә урнашкан ул.
Авыл халкы бик тырыш, эшчән. Йорт җирләр, каралты - кура бик яхшы.Тыныч кына матур бер почмакта яшәп яталар алар. Тырышлыкларын төзелгән йортлар, каралты - куралар әйтеп тора. Нинди осталар яшәгәнлеген күрергә бер күз карашы җитә.
Шунысы кызганыч авылларында үз сәүдә йорты юк һәм мәдәният йортында эшләргә кеше булмау сәбәпле, ул ябылган.
Бөек Җиңүнең 65 ел еллыгына 2010 елның 27 апрелендә, сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән авыл халкы үз куллары белән авыл уртасына һәйкәл салалар. Алар һәйкәлне бер атна эчендә эшләп чыгалар. Фундаментны иң беренчеләрдән булып Зыятдинов Ринат, Минмуллин Рифат, Гатиятуллин Азат, Вәлиев Радаилләр эшлиләр, ә быел 80 еллыкка үзара салым акчасына бу һәйкәл төзекләндерелә, яннарын матурлаталар.
Сугыш афәте һәр өйгә, гаиләгә кагыла, ул һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Комзавод авылыннан да сугышка йөздән артык кеше чыгып китә, сугыш кырларында батырлача һәлак булган 82 авылдашларының исемнәре мәңгеләштерелеп һәйкәлгә язылып куелган.
Бөек Ватан сугышында Җиңү — халкыбызның горурлыгы, хәрби дан һәм илебезнең көче-куәте ул. Бу бәйрәмнең чын асылы – дәһшәтле сугышта җаннарын фида иткән бабаларыбызны искә алудыр....
Бәйрәмне авыл җирлеге җитәкчесе Илһам Наил улы ачып җибәрде. Район үзәгеннән килгән «Хезмәт» газетасы җитәкчесе Вакыйф Мансур улы олы бәйрәм белән тәбрикләде, районыбыз башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улының тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде. «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Хайруллин Фердинад Нургаян улы да үзенең җылы сүзләре белән куандырды. Әхмәтханов Әлфрит Заһир улы да читтә калмады, җылы итеп котлап үтте. Комзавод авылы имамы Минмуллин Рифат Гарифулла улы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен тыңлаганда күңелләргә тынычлык хөкем сөргән кебек булды. Бар теләкләр дә кабул булсын. Яңгыр явып үтсәдә,ул ямь генә өстәде кебек.. яңгыр яуганда теләгән теләкләр кабул була , шулай булсын ярабби!!!
Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе укучыларының, Нөнәгәр мәдәният үзешчәннәренең «Дулкын» ансамбле чыгышларын бик яратып тыңлады авыл халкы. Биюче кызларыбызга карап сокланырлык, алар биегәндә үзеңдә биисең, канатланып очасың сыман.
Сугышта катнашкан ветераннарга, тылда эшләгән ветераннарга, сугыш чоры балаларына бу митинг рәхмәт хисләре булып ирешсен. Ветераннарыбызны хөрмәт итү йөзеннән һәйкәлгә чәчәкләр куелдык. Аларны бер минут тынлык аша искә алдык.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев