Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Саимә Җиһаншина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Саимә Нәкыйп кызы хатирәләре буенча, торфта эшләүчеләргә утырып ял итәргә дә мөмкинлек бирмәгәннәр, ашавы да каты-коты булган

Алан авылында яшәүче Җиһаншина Саимә Нәкыйп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Саимә апа 1935 елда Мәрьямбикә һәм Нәкыйп Вафиннар гаиләсендә ике баланың олысы булып дөньяга килә. Кечкенә яшьтән эштә ул. Меңнәрчә яшьтәшләре кебек үк аны да торф чыгарырга җибәргәннәр.

Саимә Нәкыйп кызы хатирәләре буенча, торфта эшләүчеләргә утырып ял итәргә дә мөмкинлек бирмәгәннәр, ашавы да каты-коты булган. Читтә Казахстан якларында да эшләргә туры килә аңа. Тик барыбер туган як үзенекен итә, ул авылына әйләнеп кайта. 

Туган авылына әйләнеп кайткач, колхозга эшкә урнаша: сарык фермасында да эшли, үгезләр дә карый. Лаеклы ялга да биредән чыга. Аның тормыш юлы — зур батырлык, безнең өчен үрнәк тә, горурлык та. Кыю, тәвәккәл, туры сүзле итеп белә аны авылдашлар! Андый булмасаң булмас та иде. Ире Рифнур иртә бакый дөньяга күчә. Әти-әнисен хөрмәтләп һәм яратып бергә гомер кичерәләр, сеңлесенең балаларын, аларның да балаларын үзенекеләр итеп хис итә, шулар өчен дип яши.

Бүгенге көндә кадер-хөрмәттә гомер кичерә Саимә Нәкыйп кызы. Картлыкта иң кирәклесе дә шул бит. Гел шулай дәвам итсен. 

Мондый юбилей — бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Тарихи вакыйгаларда катнашкан һәм киләчәк буын өчен хезмәт иткән катлаулы тормыш юлы өчен олы рәхмәт аңа. Сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да кимемәсен, якыннары үз кайгыртулары һәм игътибарлары белән куандыруын дәвам итсен.

Рузалия Тимербаева,

Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев