Салиховлар гаиләсе 66 ел бергә
Олы яшьтә булуларына карамастан, Мөнәвәрә белән Наил Салиховлар тулы канлы тормыш белән яши
Нөнәгәр авылында яшәүче Мөнәвәрә һәм Наил Салиховлар тыл хезмәтчәннәре. Мөнәвәрә апа мәктәптә укытучы, аннары завуч булып эшли, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Наил абый башта укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшли. 1970 елдан 1991 елга кадәр «ВЛКСМ 50 лет»колхозы рәисе була.
Наил Салих улы белән Мөнәвәрә Шәфигулла кызы 1958 елның 30 июнендә өйләнешәләр. Гаиләдә өч бала туа: Рәзилә, Фәридә һәм Рамил. Өч бала да мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, югары белем алганнар. Хәзер Казанда яшиләр һәм эшлиләр, үз гаиләләрен корганнар.
Олы яшьтә булуларына карамастан, Мөнәвәрә белән Наил Салиховлар тулы канлы тормыш белән яши. Мөнәвәрә апа чәчәкләр үстерергә ярата. Чәчәкләрне утыртырга һәм тәрбияләргә аңа «Наз» үзәгенең социаль хезмәткәре Ләйлә Нәкыйпова ярдәм итә. Наил абый исә газета укырга, телевизордан фәнни-популяр тапшырулар, сәяси яңалыклар карарга ярата.
Зур педагогик стажга ия булган Салиховлар Нөнәгәр мәктәбендә дә даими көтеп алынган кунак. Алар укучылар белән очрашуларга бик теләп баралар.
Салиховларның бергә яши башлауларына быел 66 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Минем яраткан укытучыларым.Куз алдымда торасыз дэрес вакыты белэн..БИК куанычлы уку эчен ,фота эчен бу язуга Хезхэт газетасына.Телимен сезгэ тазалык, калганнарын сез узегез тапкансыз тормыш юлында.Сезне яратып хэрмэт итеп укыткан укусы ,Чутай малае Нургаяз Рамазанов.Литва, Шальчининкай.
0
0