Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

СОЛДАТ ОРДЕНЫ

НӘБИЕВ ЙОСЫФ НӘБИ УЛЫ III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез:
НӘБИЕВ ЙОСЫФ НӘБИ УЛЫ
III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1915 елның 5 июлендә Балтач авылында туган. Шушында өч сыйныф белем ала. Балачактан игенчелек эшендә була. Авылда колхозлар оешкач, колхозда эшли. 1941 елда хәрби хезмәткә алына. Ул 1248нче Александр Невский һәм Михаил Кутузов орденнары белән бүләкләнгән танкларга каршы данлыклы Запорожье артиллерия полкында хезмәт итә. Беренче сугыш чыныгуын Мәскәү янында ала. Сталинградны саклауда, Днепр-ны кичүдә, Запорожьены азат итүдә катнаша. 1943 елның 30 сентябрендә сул аягына мина ярчыгы тиеп, авыр яралана. Озын-озак госпиталь юллары башлана. Тамбов шәһәрендәге бер госпитальдә аның яраланган аягын кисәләр. Гангрена башлану сәбәпле бу операцияне кабат башкарырга туры килә. Ул 1944 елның язында гына сыңар аяк-лы инвалид булып, туган авылына кайта.
Йосыф Нәбиев 1957 елга кадәр Балтачтагы «Красный труд» инвалидлар артелендә эшләде. Гомеренең ахырына кадәр Запорожье шәһәрендәге үз полкының батыр сугышчан юлына багышланган 59нчы мәктәптәге музей белән элемтәдә торды, укучыларның чакыруы буенча берничә мәртәбә исән калган полкташлары белән очрашуларга барды. Аның күкрәген сугышчан бүләкләр — Беренче дәрәжә Ватан сугышы, Өченче дәрәжә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр бизәде.
Ветеран 1986 елның 2 июлендә вафат булган.

(Язмадагы барлык мәгълүматлар һәм фотолар Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды. Бу китапка ниндидер сәбәпләр аркасында «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз кермичә калган булырга мөмкин, зинһар бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орден