Минә үзәнендә хаҗның иң төп гыйбадәтләрен башкарганда килеп чыккан фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында татарстанлылар юк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Быел "ДУМ РТ Хадж" программасы буенча барлыгы 750 кеше хаҗ кыла, аларны тәҗрибәле җитәкчеләр һәм 15 медицина хезмәткәре озатып йөри. Барлык хаҗилар дә, шул исәптән Балтач районыннан баручылар да шөкер, исән-сау.
Соӊгы хәбәрләргә караганда, бу мәшхәр вакытында 717 хаҗи һәлак булган, 800дән артыгы яраланган.
Нет комментариев