Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Хаҗга барулар кимеде

Быел хаҗга Россиядән 16 мең кешегә квота бирелгән. Соңгы елларда ул 20 меңнән 16 меңгә кадәр кыскартылды. Бу, беренче чиратта, Мәккәдә барган төзелеш эшләре белән бәйле.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткән елны, доллар курсы кискен күтәрелү аркасында, 16 мең квота бирелгән булса да, Россиядән хаҗга 13 мең кеше генә бара алды. Районыбызда да хаҗга барырга теләүчеләр күп булса да, бәһаләрнеӊ артуы нәтиҗәсендә алар бу хыялларын тормышка ашыруны хәзергә кичектереп тордылар.
2014 елда районнан 40 кеше бу сәфәргә чыгып, исән-имин йөреп кайтсалар, узган елда хаҗилар саны 10 гына булган. Агымдагы елда булачак сәфәр юлламасына кимендә 1900 доллар сарыф итәргә кирәк булачак, бу безнеӊ акчага әйләндергәндә 135-140 меӊ сум тирәсенә төшәчәк. Районыбыз мөселманнарында хаҗ сәфәренә бару буенча сораулар туса, Балтач бистәсе Раиф мәчете имамы Сафин Илшатка мөрәҗәгать итәргә була. Тел. 89600318007


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250