Һәр кеше хаҗ кылырга тиешме?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Безне хаҗ — Ислам дине нигезләренең берсе булган олуг бер гыйбадәт, дип өйрәтәләр. Һәр кеше хаҗ кылырга тиешме?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте, Ислам биш баганадан тора һәм шул биш багананың берсе — хаҗ кылу, диде. Башка гыйбадәтләрдән аермалы буларак, хаҗ — сәламәтлеге һәм байлыгы булган һәркемгә гомергә бер тапкыр үтәү фарыз итеп билгеләнгән. Хаҗ дигәндә, ул билгеле көннәрдә, ягъни Зөлхиҗә аеның 9,10,11,12,13 көннәрендә Мәккә шәһәре янәшәсендә булган Гарафә үзәнлегендә һәм Кәгъбатуллаһ янында билгеле мәрасимнәр үтәлә торган гыйбәдәт турында сүз бара. Бу гыйбадәтне сәламәтлеге һәм байлыгы булган һәркем үтәргә тиешле. Шуңа да, кемнеңдер сәламәтлеге юк, әмма байлыгы бар икән, ул үз исеменнән барлык юл чыгымнарын күтәреп, башка кешене хаҗ кылдырырга тиешле, бу аның өстендәге фарыз бурычы. Әгәр кешенең сәламәтлеге яисә байлыгы булып гомерендә хаҗ кылмыйча бакыйлыкка күчә икән, ул инде аның исеменнән хаҗ кылуны үзенең балларына, ягъни варисларына васыять итеп әйтеп калдырырга тиешле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев