Мәчетнең бурасын бурап куйганнар
Дин һәм тормыш

Мәчетнең бурасын бурап куйганнар

Авыл халкы бергәләшеп, Яңа Салавыч авылы мәчетенең бурасын өеп куйганнар. Сап-сары бүрәнәләрдән, оста иттереп эшләгәннәр.

Алла бирса, мәчетебез зур булырга охшап тора. Авыл башындагы бура, хәзердән үк, кайтканда да, киткәндә дә җанга рәхәтлек бирә, Алла боерса, әллә каян балкып торган манарасын да күреп куанырбыз әле. Аллаһы Тәгалә әлеге изге эшне башлап йөрүчеләргә, балта эшенә оста авылдашларга мадәт бирсен, ярдәменнән ташламасын.


250

Нет комментариев