Дин һәм тормыш

Миңнеханов Казан митрополиты Кириллны «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны «Дуслык» ордены белән бүләкләде, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.

Бүләк рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, шулай ук республикада милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен тапшырылды.

Татар-информ


Нет комментариев