Шода авылында озак еллар мулла вазыйфасын башкарган Фарук Нәкыйпов узган елның ноябрь аенда вафат булды. Фарук абыйның әтисе Нәкыйп абзый да гомере буе авыл мулласы булган.
Авылның өлкән буыны әле дә булса аны сагынып искә ала. Фарук абый да нәкъ әтисе төсле бик хөрмәтле кеше булып яшәде. Урыны оҗмахта булсын.
Авыл мулласыз яши алмый. Шуңа да шодалылар бергә җыелышып, уйлашканнан соң дини белеме булган авылдашлары Раушан Исмәгыйлевны имам вазыйфасына тәкъдим иттеләр.
Фото: http://elite-home.narod.ru/relig/is13.jpg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев