Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәре вакытында Балтач үзәк мәчетендә ел нәтиҗәләренә багышланган имамнар җыелышында катнашты
Норма авылы мәчетенең эшчәнлеге, яңа төзелгән мәдрәсә бинасының зәвыклыгы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинда канәгатьләнү хисе тудырды.
Мөфти хәзрәт рәсми очрашу барышында Балтач үзәк мәчете каршындагы "Әс-сәлам" балалар бакчасында булды. Балалар монда кыска вакыт булса да күп һөнәрләргә өйрәнәләр, аралашалар.
Камил хәзрәтнең эшлекле сәфәре Балтач үзәк мәчетендә ел нәтиҗәләренә багышланган имамнар җыелышы белән тәмамланды.

Нет комментариев