Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

Дилә Нигъмәтуллина: «Мин китәргә булдым»

«Бу – минем тормышымда яңа бүлек булачак», – дип язган җырчы.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсеннән китәргә булган. Бу хакта ул язылучыларына үзе хәбәр итте, дип яза Интертат.

«Мин китәргә булдым, әмма кире кайтырга вәгъдә итәм. Шулай килеп чыкты инде, тыелган социаль челтәр иң активы булды, биредә – минем тугры һәм яраткан язылучыларым. Сторисларны яратып алып бардым, сезнең белән аралаштым. Әмма соңгы вакытта үз сәхифәмне теләмичә генә алып барам, мин моны кабул итә алмыйм. Мин бар нәрсәне дә теләп һәм рәхәтләнеп эшләргә яратам. Мин ял итәргә кирәклеген аңладым, ниндидер вакытка отпуск алырга булдым. Әлегә аның күпмегә – айгамы, ике айга, ярты елгамы сузылачагын белмим.

Әмма! Сезнең белән элемтәне бөтенләй югалтмас өчен, минем концертларым һәм чаралар турында ярдәмчем хәбәр итеп торачак. Минем сәхифәмне дә ул алып барачак. Кире кайтырга вәгъдә итәм. Әмма бөтенләй башка булып кайтачакмын. Бу – минем тормышымда яңа бүлек булачак», – дип язган җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев