Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Гөмбәләрне пакетта җыярга ярамый

Гөмбә җыю өчен кәрзиннәр кулланырга кирәк

Полиэтилен пакетта озак вакыт йөртелгән гөмбәләр бозылырга һәм чери башларга мөмкин, дип кисәтә белгечләр («Шәһри Казан»).

Мәскәү дәүләт университеты биология факультетының микология һәм альгология кафедрасы фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Никита Комиссаров сүзләренчә, пакет эчендә дым җыела, гөмбәләр «сулый» алмый һәм кыза башлый.

Моннан тыш, пакетта гөмбәләр үз авырлыгы астында кысылып, сынырга мөмкин. Белгеч гөмбә җыю өчен кәрзиннәр кулланырга киңәш итә, чөнки аларда һава йөри һәм гөмбәләр яхшырак саклана.

Комиссаров шулай ук кәрзиндә йөртелгән гөмбәләрнең спораларын таратуга ярдәм итүен билгеләп үтте. Киселгәннән соң гөмбәләр споралар сибә, алар кәрзин уемнары аша урманга таралып, яңа урыннарда үрчү мөмкинлеген бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөмбә