Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Вирустан ничек сакланырга?

Табиблар иммунитетны ныгытучы өч мөһим витамин турында сөйләде.

Витаминнарга бай булган ризыкларны куллану кешенең иммунитетын ныгыта һәм төрле авырулар белән көрәшергә булыша. Диетологлар нинди витаминнар сәламәтлек өчен аеруча мөһим булуы турында аңлатты.

Иммун системасына иң көчле тәэсир итүче витаминнарның берсе — С витамины. Бу матдә җитмәсә, кеше организмы авыруларга еш бирешә. Әфлисун, грейпфрут, мандарин, җиләк, борыч, шпинат, кәбестә һәм брокколи кебек яшелчә-җимешләр С витаминына бай.

Иммунитетның биохимик реакциясенә ярдәм итү өчен В6 витамины кирәк. Ул тавык, балык, яшел яшелчәләрдә һәм нутта бар. Витамин Е, шулай ук, организм өчен бик кирәкле, ул инфекцияләр белән көрәшергә булыша. Бу витамин төрле чикләвекләрдә, орлыкларда һәм шпинатта күп саклана.

Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: витаминнар