Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган.
Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Алабуганың Чапаев урамындагы 49б номерлы йорт каршында булган. Шаһитлар әйтүенчә, биредә 99нчы модельле «Лада» һәм Deawoo автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике кешене - «Лада» шоферын һәм чит ил автомобиле белән идарә иткән хатын-кызны хастаханәгә алып китте. Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган», - дип искәртте шаһитлар.
Чыганак: ТИ
Нет комментариев