“Игътибар - балалар!” оператив-профилактик чарасының икенче этабы кысаларында Балтач урта мәктәбе янындагы идарә ителми торган җәяүлеләр кичүендә “Куркынычсыз хәрәкәт” акциясе үткәрелде.
Әлеге акциянең төп максаты – юл фаҗигаләренең санын киметү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында юл йөрү культурасы булдыру. Балтач урта мәктәбе волонтерлары җәяүлеләргә юлны тиешле урыннардан гына чыгарга яраганлыгын, ә машина йөртүчеләргә җәяүлеләргә юл бирергә кирәклеген исләренә төшерделәр.

Автор фотолары.
Нет комментариев