Балтачта велосипедчыны бәрдергәннәр
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта велосипедчыны бәрдергәннәр

Узган ял көннәрендә Татарстанда велосипедчы балалар белән ике юл-транспорт һәлакәте булган

16 июль көнне Балтач районында «Киа» автомобиле белән идарә итүче автоледи 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Яшүсмер хастаханәгә озатылган.

17 июль көнне исә Казанда 43 яшьлек хатын-кыз «Шкода» машинасы белән  үзәк юлдан велосипед белән баручы 13 яшьлек малайны бәрдерә.Имгәнүләр алган баланы хастаханәгә  китерәләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе 14 яшькә кадәрге велосипедчы балаларга юл йөрү өлешендә хәрәкәт итү катгый тыела, дип искәртә.


Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев