Бу акция балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплы караш тәрбияләүдә, ә өлкәннәрдә кечкенә пассажирларның иминлеге турында кайгыртуны арттыруга зур өлеш кертә
Карадуган балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары районыбызның Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә «Бала — төп пассажир» акциясендә катнаштылар.
Чара барышында балалар юл хәрәкәтендә катнашучы шоферларга автокреслолар һәм аларны дөрес куллану кагыйдәләре язылган буклетлар тапшырдылар.
Бу акция балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплы караш тәрбияләүдә, ә өлкәннәрдә кечкенә пассажирларның иминлеге турында кайгыртуны арттыруга зур өлеш кертә.
Нет комментариев