Борбаш Сәрдегәнендә янгын (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Борбаш Сәрдегәнендә янгын (фото)

Янгын торак йортка көйләнгән мунчада чыккан.

17 август көнне Борбаш Сәрдегәнендә янгын була.  Янгын торак йортка көйләнгән мунчада чыккан. 

Янгын сүндерү машиналары хәбәр алуга урынга килеп җитә. Ул вакытта инде янгын йорт хуҗалары тарафыннан сүндерелгән.

Янгын сәбәбе: җылыту мичен эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Фотосүрәткә карасагыз, тимер труба чормадан мунча пиченекенә менеп китә, хуҗа трубага агач ямауларын терәп куйган. Янгын бүлеге хезмәткәрләре мондый әйберләрне алай куярга ярамый дип кисәтә.


янгын

Нет комментариев