Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл фаҗигасендә мотоциклчы һәлак булган

Юлларда сак булсак иде!

10 майда, сәгать 12.50дә «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 55нче чакрымында мотоциклчы һәм чит ил автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза Хезмәт даны сайты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек Хонда мотоциклы йөртүчесе, Мамадыш ягыннан Кукмара юнәлешенә таба барганда узып китәр алдыннан үзе чыгарга җыенучы полосаның буш булуына һәм узып китү өчен араның тиешенчә булуына инанмый, узып киткән вакытта каршы як полосага чыга һәм Киа Пиканто автомобиле белән бәрелешә.

Бәрелгәннән соң мотоциклның ягулык багы очып китеп,  Мамадыш ягыннан Кукмара юнәлешендә хәрәкәт итүче Шевроле Спарк машинасына тия. 

Юл-транспорт һәлакәтендә мотоциклчы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр килгәнче, алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. Ул мотошлемнан була.

Юлларда сак булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев