Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Коточкыч авария, үлүчеләр дә бар...

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобиль дә янган.

Казан — Оренбург трассасының 222нче километрында кичке сәгать бишләр тирәсендә коточкыч авария була. Бу хакта "Татар-информ«га Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Әлмәт районында Кузайкино авылы янындагы юлда УАЗ һәм Mercedes бәрелешкән. Бәрелеш нәтиҗәсендә УАЗ автомобилендә булган газ баллоны шартлый.

УАЗ машинасында булган ике кеше ут эчендә калып һәлак була. Тагын бер кеше «буханка» машинасыннан очып чыгып, җәрәхәтләр ала. Чит ил машинасы йөртүчесе исән, ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

«Хәзерге вакытта булган хәлләрнең барысы да ачыклана», — дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татар-информ

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев