14 сентябрь көнне, Олы Әтнә - Казан - Бәрәскә юлында авария булган: ике "Лада-Приора" машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.
"Ике машинада да яралылар бар, тән җәрәхәтләре алучыларны больницага озаттык. Бер машинаның юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәмичә каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә күпме кешегә кайгы килде. Машина йөртүчеләр, юлда сак булыгыз, юл кагыйдәләрен үтәгән очракта мондый фаҗигәләр булмас иде", - дип кисәтә ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе инспекторы Фәнил Муллагалиев.
Бу турыда «Әтнә таӊнары» газетасы сайты хәбәр итә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев