М7 трассасында коточкыч юл һәлакәте: ике фура, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән (ФОТО)
Юл хәрәкәте иминлеге

М7 трассасында коточкыч юл һәлакәте: ике фура, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән (ФОТО)

М7 трассасында Актаныш районы Пучы авылы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. Юл һәлакәте һава шартлары начарлану сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

Бозлавык юлда ике зур йөк машинасы, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән. Хәтта йөк машинасының кабинасы аерылып чыккан. Күреп калучылар хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шул фураны йөртүче һәлак булган.


Чыганак: http://matbugat.ru


250

Нет комментариев