Татарстан туристлары утырган автобус Оренбург янында юл һәлакәтенә очраган
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстан туристлары утырган автобус Оренбург янында юл һәлакәтенә очраган

Туристлар төркеменең Казаннан Соль-Илецк курортына барышы булган.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан туристлары утырган автобус Оренбург янында юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария Казан – Оренбург трассасының 43нче чакрымында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казан туристларын Соль-Илецк курортына илтүче автобус һәм «Лексус», «Хендэ», «Шкода» автомобильләре һәлакәткә юлыккан.

Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең саны ачыклана.

 

Фото: соцсети

 

дтп

Нет комментариев