«ГАЗель» бәрелешкән, биш кеше зыян күргән Юл-транспорт һәлакәте Апас районында булган.
Кичә иртән Татарстанның Апас районында Чүри-Бураш авылы янында Lifan җиңел машинасы белән «ГАЗель» бәрелешкән.

Бәрелүдән соң җиңел машинага көчле зыян килгән. «ГАЗель» машинасы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

Авария нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән: ике машина йөртүче һәм җиңел машинадагы өч пассажир. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр итә шаһитләр.
Чыганак: ТИ
Фото: шаһитлар фотосы
Нет комментариев