20 меӊ сумлык чүп үлән
Кеше һәм закон

20 меӊ сумлык чүп үлән

«Россельхознадзор» оешмасыныӊ Казан идарәсе тарафыннан Питрәч районында Богород авыл җирлеге составына кергән җирдә 34,83 гектар чәчү мәйданында чүп «үстергән» өчен В.Г. Нургалиев дигән кешегә административ тәртип бозулар буенча беркетмә төзелгән.

Бу җирнеӊ 5/9 өлешенеӊ турыдан-туры хуҗасы һәм кулланучысы булып нәкъ ул торган. Идарә тарафыннан төзелгән беркетмә нигезендә В.Г.Нургалиевка 20 меӊ сум куләмендә штраф салынган.
Районыбызда фермер хуҗалыкларына беркетелгән кайбер җирләрдә чүп үләннәренеӊ мулдан үрчүен искә алганда, бу мәсьәләдә сак булуларын сорар идек.
Фото: ryb.ru

250

Нет комментариев