3 яшькә кадәрге баласы булган әниләргә эшкә урнашканда сынау срогы билгели алмаячаклар
Бу яңалык яшь әниләрне эшкә урнашканда дискриминациядән саклауга һәм мәшгульлек гарантиясен ныгытуга юнәлдерелгән
1 сентябрьдән эш бирүчеләр 3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогы билгели алмаячак. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Хезмәт кодексына кертеләчәк, дип яза “Татарстан 24” сайты.
ТАСС агентлыгына адвокат һәм Адвокатлар федераль палатасы киңәшчесе Майя Шевцова аңлатканча, мондый хезмәткәр белән төзелгән хезмәт килешүенә кертелгән сынау срогы турында шарт юридик көчкә ия булмаячак. Әгәр эш бирүче сынау срогы уза алмау сәбәпле, эштән җибәрү турында карар кабул итсә, аны шикаять итеп булачак.
Яңа таләпләрне бозган өчен эш бирүчеләргә Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе буенча административ җаваплылык, шулай ук Дәүләт хезмәт инспекциясе күрсәтмәсен төзәтү яный.
Хәзерге вакытта, мондый тыю бары тик йөкле хатын кызларга һәм 1,5 ярымга кадәр баласы булган әниләргә карата гына гамәлдә. Үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, бу ташлама 3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче хатын-кызларга да кагылачак.
Эксперт сүзләренчә, бу яңалык яшь әниләрне эшкә урнашканда дискриминациядән саклауга һәм мәшгульлек гарантиясен ныгытуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев