Хезмәткәр икеләтә түләү урынына эш бирүче белән килештереп өстәмә ял көне алырга мөмкин.
Яңа ел бәйрәмнәрендә – 1-8 гыйнварда эшләү икеләтә түләнергә тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов искәртте дип яза Татар-информ.
Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, хезмәткәргә эш хакы түләү системасына бәйсез рәвештә һәр сәгать саен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.
Әгәр гражданин оклад алып эшли икән, димәк бәйрәм көннәрендә эшләү айлык нормадан артып китә торган сәгатьләр һәм көннәр өчен икеләтә ставка буенча түләнә. Әгәр дә ул нормадан тайпылмаса, өстәмә түләүне исәпкә алмыйча түләнә.
Шулай ук хезмәткәр икеләтә түләү урынына эш бирүче белән килештереп өстәмә ял көне алырга мөмкин. Бу очракта, бәйрәм көнендә эшкә чыгу гадәти ставка буенча түләнә, ә ял алган көнгә түләнми.
Нет комментариев